World News in Tatar

Биш татарстанлыга республиканың атказанган механизаторы исеме бирелде

Биш татарстанлыга «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем бирелде. Тиешле указга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Мактаулы исемгә «Саба» ҖЧҖ тракторчысы Заһит Галиев (республиканың Саба районы), «Аксу Агро» агрофирмасы» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинистлары Шәүкәт Гафиятуллин һәм Геннадий Матюшкин (Аксубай районы), «Мамонов А.И.» КФХ тракторчысы Юрий Железнов (Спас районы), «Тукайагрохимсервис» ҖЧҖ тракторчы-машинисты Фәнис Солтанов (Тукай районы) лаек булды.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре «авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен» бүләкләнделәр, дип билгеләп үтелә документта.

Читайте на 123ru.net