World News in Tatar

«Созвездие-Йолдызлык»ның 210 катнашучысы Кырымга иҗат сменасына китте

«Созвездие-Йолдызлык»ның 210 катнашучысы Кырымга иҗат сменасына китте

Татарстанның 18 шәһәреннән булган «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең 210 лауреаты һәм җиңүчесе Алуштадагы «Сатера» балалар өчен сәламәтләндерү лагеренә җәйге иҗат сменасына юл тотты. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Балаларны лагерьга җибәрү – ул маҗара гына түгел, бу алар өчен потенциалларын ачу, яңа дуслар табу һәм озак вакыт сакланачак онытылмаслык истәлекләр алып кайту мөмкинлеге. Министрлык буларак безнең бурыч – уңайлы һәм имин ял оештыру», - дип сөйләде ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков.

Смена 22 июльдән 13 августка кадәр дәвам итәчәк. Балаларны бай программа көтә – мастер-класслар, иҗади һәм спорт чаралары, квестлар, экскурсияләр һәм башкалар.

Катнашучылар арасында «Антошки Land», «Фантазия» вокаль ансамбльләре, «Дорога из города» бию театры студиясе, «ШАЯН» коллективы, «Бисеринки», «Импульс», «Каприз» хореография коллективлары, «Изумрудный город» эстрада биюе студиясе. Алар фестивальнең жюри әгъзалары җитәкчелегендә осталыкларын камилләштерүне дәвам итә алачак.

«Созвездие-Йолдызлык» зур эстрада фестивале Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе эгидасы һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов патронажы астында ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән уза.

Читайте на 123ru.net