World News in Tatar

Кондратьев инвалид гражданнар өчен тавыш бирүнең ничек оештырылачагы турында сөйләде

Татарстанда республиканың аз хәрәкәтләнүче кешеләре өчен тавыш бирүне оештыруга зур игътибар бирелә. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдерде, аның сүзләрен «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе китерә. Искәртик, сүз 8 сентябрьдә узачак ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау турында бара.

Кондратьев билгеләп үткәнчә, Татарстандагы сайлау участокларының 93 проценты биналарның беренче катларында оештырылган. Мондый ысул участокны аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен уңайлы итә.

Шулай ук республикада сайлау участокларына махсус җиһазлар куячаклар. Әйтик, тавыш бирү кабиналарына керү өчен уем коляскадагы гражданнарга уңайлы булсын өчен киң итеп ясалачак, ә күрү сәләте начар булган затлар өчен Брайль шрифты белән трафаретлар урнаштырачаклар. Ишетү һәм сөйләм буенча чикләүләре булган ТР халкы «112 хезмәте» сурдотәрҗемәчеләреннән файдалана алачак.

Аз хәрәкәтләнүче гражданнар шулай ук, теләге булган очракта, өлкән яшьтәге кешеләр кебек үк, үз тавышын өйдән бирә алачак, дип искәртте Кондратьев. Моның өчен аларның үзләренә яисә туганнарына, күршеләренә, социаль хезмәткәрләренә алдан ук участок яки территориаль сайлау комиссиясенә язмача яисә телдән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны 29 августтан 8 сентябрьнең 14:00 сәгатенә кадәр бирергә мөмкин булачак.

Читайте на 123ru.net