World News in Tatar

Татарстанда кабат яшен һәм көчле җил көтелә

Татарстанда кабат яшен һәм көчле җил көтелә

Иртәгә, 24 июльдә, Татарстанда кабат һава торышы бозыла. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Көннең икенче яртысында һәм кич республикада урыны белән, шул исәптән Казанда да яшен һәм җилнең секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда 150-18 метр) көчәюе көтелә.

Бофорт шкаласы буенча, 13,9 - 17,1 м/с тизлектәге җил көчле, ә 17,2 – 20,7 метр тизлектәгесе бик көчле җил дип исәпләнә. Бик көчле җил агач ботакларын сындыра, җилгә каршы бару авырлаша.

Читайте на 123ru.net