World News in Tatar

Яшел Үзән районы Олы Яке авылы мәдәният йорты «Сөлгеле капка» фестивалендә катнашкан

Яшел Үзән районы Олы Яке авылы мәдәният йорты «Сөлгеле капка» фестивалендә катнашкан

Яшел Үзән районы Олы Яке авылында «Сөлгеле капка» фестивале узды. бу хакта «Яшел Үзән» газетасы яза.

20 июль Олы Яке мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Өммегөлсем» фольклор ансамбле коллективы һәм җырчылары Миләүшә Гизатүллина, Римгель Галина белән Арча районы Ташкичү авылында 3нче тапкыр оештырылган «Сөлгеле капка» фестивалендә чыгыш ясап 3 дипломга ия булган.

«Барлык оештыручыларга, шулай ук безне ачык йөз белән каршы алып, тәмле плов белән сыйлаганнары өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә шулай күркәм фестивальләрдә катнашып, тәҗрибә уртаклашып яшәргә насыйп бүлсын» – Олы Яке мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.

Читайте на 123ru.net