World News in Tatar

Казанда БРИКС саммиты уңаеннан анатомия театры фасадын яңарту тәмамлана

Казанда БРИКС саммиты уңаеннан анатомия театры фасадын яңарту тәмамлана

БРИКС саммиты алдыннан Татарстан башкаласында Казан дәүләт медицина университеты анатомия театрының фасады яңартыла. Эшләр инде 85 процентка башкарылган, дип хәбәр итә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының матбугат хезмәте.

«Хәзерге вакытта килештерелгән карарлар нигезендә, алдан әзерлек эшләрен башкарып, диварның өслеген буяганнар. Купкан штукатурка катламын кырып алганнар, диварны киптереп штукатурлаганнар. Эшләр 85 процентка башкарылган», - дип искәртте ведомство башлыгы Иван Гущин.

«Диварларның штукатурланган өслеген һәм фасадларның архитектур-декоратив элементларын буяу тәмамлану стадиясендә», - диде комитет җитәкчесе.

Анатомия театры 1834-1837 елларда архитектор Михаил Коринфский проекты буенча төзелгән Казан университеты бинасының бер өлеше буларак торгызылган. 1988 елда бинага реконструкция ясаганнар, гөмбәз һәм диварларын ныгытканнар.

  • Уналтынчы БРИКС саммиты ТР башкаласында 22-24 октябрьдә уза.

Читайте на 123ru.net