World News in Tatar

Төмән шәһәрендә Сабантуй 27 июльдә була

Төмән шәһәрендә Сабантуй 27 июльдә була

27 июльдә 12.00 сәгатьтә Төмән шәһәренең Заречный паркында Сабантуй була. Татар халык милли бәйрәмендә татар утарлары, милли ашлар, халык һөнәрләре остаханәсе, көрәш һәм башка спорт ярышлары тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре буенча комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарларның традицион сабан һәм хезмәт бәйрәме ел саен Төмән өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе инициативасы белән үткәрелә. Быел өлкә бәйрәме шәһәр «Сабан туе» белән берләшәчәк һәм Төмән шәһәренә нигез салынуга 438 ел, Төмән өлкәсе оешуга 80 ел тулуга багышлана. Бәйрәм чарасы кунаклары татар гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән якыннанрак таныша, үзләрен зур һәм тату күпмилләтле гаиләнең бер өлеше итеп хис итә алачак», – диелә хәбәрдә.

Бәйрәмнең төп сәхнәсендә Төмән шәһәре һәм Төмән өлкәсе иҗат коллективлары, башкаручылары чыгыш ясаячак, шулай ук төмәнлеләр өчен Татарстан Республикасы коллективлары да үз осталыкларын күрсәтәчәк. «Сабантуй»ның төп темасы – Гаилә елы булачак. Никахта 40 ел һәм шуннан да күбрәк яшәгән династияләр үз традицияләре һәм гаилә кыйммәтләре турында сөйләячәк.

Спорт мәйданчыкларының берсендә көч экстримы буенча Шәех Арслангәрәй хаҗи Хәсән улы Арангулов исемендәге «Арангул батыр» Бөтенроссия ачык турниры узачак. Ике мәйданчыкта мастер-класслар үткәрү планлаштырыла. Төмән өлкәсенең көньягындагы төрле халык һөнәрләре һәм һөнәр осталары җитәкчелегендә бәйрәм кунакларына шамаил, читек, калфак, милли бизәнү әйберләре, музыка кораллары (курай, кубыз) һ.б. ясау процессын күрсәтәчәкләр.

Шулай ук себер татарларының «Бавырсак» милли ризыгы әзерләү буенча мастер-класс оештырылачак. Төмән өлкәсендә бавырсак әзерләү технологиясе Төмән өлкәсенең матди булмаган этномәдәни байлыгы региональ реестрына кертелгән. Теләге булган һәркем «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясендә катнаша алачак, аның кысаларында окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класс узачак.

Читайте на 123ru.net