World News in Tatar

Каюм Насыйри музеендагы яңа күргәзмәдә татар каллиграфиясе дөньясы белән танышырга мөмкин

Каюм Насыйри музеендагы яңа күргәзмәдә татар каллиграфиясе дөньясы белән танышырга мөмкин

24 июльдә Татарстан Милли музее филиалы – Каюм Насыйри музеенда совет һәм Россия рәссамы-каллиграфы Нәҗип Нәккашның эшләре урын алган «Ул караңгылыкта ут кабызды!» күргәзмәсе ачыла. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нәҗип Нәккаш – шәмаил традицияләрен яңадан торгызучы рәссам-каллиграфларның берсе. Авторның әсәрләре милли колорит, үзенчәлекле орнаментлар һәм татар халкы бизәкләре белән баетылган.

Күргәзмәнең төп өлешен Габдулла Тукай шигырьләреннән өзекләр, XIX–XX гасырлардагы танылган эшлеклеләр, мәгърифәтчеләрнең хикмәтле сүзләре һәм өземтәләре алып тора. Шиһабетдин Мәрҗани һәм Каюм Насыйрига багышланган шәмаилләр аерым урынны били.

Авторның осталыгы – кабатланмас формалар тудыруда, анда татар халкының милли мәдәнияте һәм каллиграфия сәнгате гармонияле рәвештә берләштерелгән.

  • Нәҗип Нәккаш – совет һәм Россия әдәбият белгече, рәссам-каллиграф, атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Рәссамнар берлеге, Халык сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре палатасы, Россия Каллиграфлар милли берлеге әгъзасы.

Күргәзмә 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Читайте на 123ru.net