World News in Tatar

Киләсе елдан минималь хезмәт хакын арттырырга тәкъдим иттеләр

Россия Хезмәт министрлыгында киләсе елның гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен 22 440 сумга кадәр арттырырга тәкъдим иттеләр. Инициатива норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган.

Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков билгеләп үткәнчә, быелдан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме күрсәткеченең үсеш темпларын саклап калу бурычын Президент Владимир Путин куйган: 2025 елдан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме медиан хезмәт хакының 48 проценты буларак билгеләнгән.

«Моннан чыгып, киләсе елга минималь хезмәт хакы күләме исәпләнгән, ул – 22 440 сум», — дип министр сүзләрен китерә ТАСС.

Читайте на 123ru.net