World News in Tatar

Мәскәү Җәмигъ мәчете имамы армия генералы Мәхмүт Гәрәевкә багышлап дога кылды

Мәскәү Җәмигъ мәчете имамы армия генералы Мәхмүт Гәрәевкә багышлап дога кылды

23 июльдә Мәскәү Җәмигъ мәчете имамы, «Россия офицерлары» гомумроссия оешмасының Мәскәү төбәк бүлеге президиумы әгъзасы Марат Аршабаев РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең хәер-фатихасы белән «РФ Саклану министрлыгының Ватан сакчылары пантеоны» Федераль хәрби мемориалында армия генералы Мәхмүт Гәрәев каберенә чәчәкләр салу тантанасында катнашты. Чара күренекле хәрби җитәкченең туган көненә багышланды. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Марат Аршабаев Изге Коръәннән аятьләр укыды һәм генерал Гәрәев, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны, полковник Әнвәр Чанышев һәм генерал-лейтенант Рафаил Закиров каберләре янында дога укыды.

Тантанада Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, ТР вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Офицерлар клубы рәисе, генерал-полковник Валерий Баранов, Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов, Мәхмүт Гәрәевнең гаилә әгъзалары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Читайте на 123ru.net