World News in Tatar

Татарстан хәрбиләргә 30 тонна гуманитар ярдәм, мотоцикллар һәм вездеход озатты

Татарстанда махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә актив ярдәм күрсәтү дәвам итә. Бу атнада махсус хәрби операция зонасына һәм Белгород өлкәсенә Татарстан Республикасының югары даирәләре тарафыннан оештырылган чираттагы гуманитар миссия булды.

ТР Премьер-министры урынбасары җитәкләгән делегациягә Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов керде. 22-23 июльдә алар Татарстан егетләре хезмәт итә торган хәрби частькә барды.

Сәфәр барышында хәрбиләргә 30 тонна авырлыгындагы гуманитар ярдәм алып килделәр. Анда беренче чиратта кирәкле әйберләр генә түгел, ә заманча техника, җиһазлар, мотоцикллар, хәтта тагылмалы мотовездеходка кадәр бар иде.

Хәрбиләр делегацияне җылы кабул итте һәм күрсәтелгән ярдәм өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерде. Шулай ук гаиләләре, якыннары һәм дусларына сәлам тапшырдылар.

Читайте на 123ru.net