World News in Tatar

Алабугада яңа Балалар музей үзәге ачыла

2024 ел ахырында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында яңа музей-күргәзмә объекты - Балалар музей үзәге ачыла, ул бер үк вакытта 5-16 яшьлек 500 баланы кабул итә алачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзәкнең эшчәнлеге тарихи аңны формалаштыруга, балаларда музей культурасы тәрбияләүгә һәм өр-яңа инновацион технологияләр кулланып гаилә ялын оештыруга юнәлдереләчәк.

«Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» төбәк проекты кысаларында музейлар техник яктан җиһазландырылачак, тиешле интерактив җиһазлар (VR-шлемнар, интерактив китаплар, интерактив глобус, виртуаль промоутерлар, интерактив уен панельләре һ.б.) сатып алыначак.

Балалар музей үзәгенең беренче каты «Әкият дөньясы»на багышланыр дип көтелә. Биредә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен җайлаштырылган, квестлар, викториналар, балалар бәйрәмнәре, әкияти декорацияләрдә театральләштерелгән тамашалар һәм танып белү дәресләре үткәрүне күздә тоткан уен зоналары урнашачак.

Икенче катта «Белем дөньясы» модуле төзелә, анда «Совет чоры мәктәбе», «Мәдрәсә», «Классик гимназия», «21 гасыр мәктәбе» интерактив экспозиция залларын урнаштырырга ниятлиләр. Дәрес вакытында белем бирү процессы эволюциясен күзәтергә, белем йортлары, XIX-XXI йөзләрдә уку йортларында дәрестә өйрәтелгән предмет атамалары белән танышып булачак.

«Музей дөньясы» дип аталган өченче зал музей экспонатлары һәм коллекцияләр тәкъдим итү өчен өр-яңа технологияләргә багышлана. Биредә «Инновацион музей технологияләре», «Дөнья буйлап виртуаль сәяхәт» һ.б. укыту-экспозиция заллары урнашачак.

Читайте на 123ru.net