World News in Tatar

IT-өлкә белгечләреннән хәрби хезмәтне кичектерү турында гаризалар кабул итәләр

«Дәүләт хезмәтләре» порталында IT-өлкәдә эшләүче белгечләрдән көзге чакырылышта сроклы хезмәткә алынуны кичектерү турында гаризалар кабул итү ачылды. Бу хакта РФ цифрлар министрлыгы үзенең телеграм-каналында язган.

Мондый мөмкинлектән исемлектә санап үтелгән белгечлекләрнең берсе буенча югары белеме булган, 2024 елның 11 августына кадәр аккредитация узган ИТ-компанияләрдә чакыруга кадәрге ел дәвамында хезмәт килешүе буенча 11 айдан да ким булмаган вакыт эчендә эшләүче 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге россиялеләр файдалана ала.

«Эш бирүче мәгълүматларны үзенең шәхси кабинетында тикшерергә һәм расларга, ә аннары аларны 11 августка кадәр цифрлар министрлыгына юлларга тиеш булачак», - диелгән цифрлы ведомство хәбәрендә.

Эш бирүче хезмәткәрләрен кичектерү өчен исемлеккә мөстәкыйль рәвештә кертә ала. Министрлыкта шулай ук стаж буенча таләпләр университетны тәмамлаганнан соң бер ел дәвамында эшли башлаганнарга кагылмый, дип аңлаттылар.

Гаризалар 6 августка кадәр кабул ителәчәк. Цифрлар министрлыгы мәгълүматны август азагына кадәр РФ Саклану министрлыгына тапшырачак. Комиссия кичектерү турында карарны 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр кабул итәчәк.

Читайте на 123ru.net