World News in Tatar

Казан кызы йөзү буенча Россия Кубогында алтын медаль алды

Йөзү буенча Россия Кубогында Татарстанның хатын-кызлар җыелма командасы алтын медаль яулады. Команда ирекле стиль белән 4×200 метр ярышында иң яхшысы булды.

Республикадан Дарья Устинова, Анастасия Колпакова, Валерия Саламатина һәм Казанның «Дельта» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Софья Дьякова чыгыш ясады. Кызлар 8.2,61 нәтиҗәсен күрсәтте.

Икенче урында — Воронеж өлкәсе командасы (8.06, 18), өченче урында – Санкт-Петербург җыелмасы (8.07, 05).

Ярышлар бу көннәрдә Екатеринбургта уза. Турнир илнең 56 төбәгеннән 580 нән артык спортчыны берләштерде. Алар арасында 42 медаль җыелмасы уйнатылачак, дип хәбәр иттеләр Бөтенроссия йөзү федерациясе матбугат хезмәтендә.

Читайте на 123ru.net