World News in Tatar

Алабугада шәһәрнең XX гасыр башында торышы буенча җентекле карта төзегәннәр

Алабугада шәһәрнең XX гасыр башында торышы буенча җентекле карта төзегәннәр

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында уникаль проект буенча эш тәмамланган. Биредә шәһәрнең 1915 елгы торышы буенча җентекле картасы төзелгән. Бу хакта «Татар-информ»га Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы директоры Гөлзада Руденко хәбәр итте.

«Алабуга 1915 елда. Шәһәр планы» дип аталган карта күрсәтмә әсбап буларак кулланылачак. Анда шәһәрнең 1784 елда беренче генераль план буенча расланган беренчел чиге сурәтләнгән һәм 1846 елда билгеләнгән шәһәр чиге күрсәтелгән.

Бу карта – музей-тыюлык хезмәткәрләре һәм җирле туган якны өйрәнүчеләрнең күпьеллык эше нәтиҗәсе. Нигез итеп Киров өлкәсе дәүләт архивы фондларында сакланган шәһәр планы алынган. Аны берничә ел элек музей-тыюлыкның мәдәни мирас объектларын мониторинглау бүлеге хезмәткәре Гөлнара Романова тапкан.

Белгечләр Кировта табылган шәһәр планының мантыйкына төшенә һәм андагы кайбер шартлы билгеләрнең мәгънәсен ача алган. Аерым алганда, картада турыпочмак белән Җәмигъ мәчете урнашкан урын, ә тәре билгесе белән 6 чиркәү урнашкан урыннар билгеләнгән, кайберләренә атамалары язылмаган.

Бер «тәре» шәһәрнең туган якны өйрәнүчеләр берләшмәсендә күп бәхәсләр уяткан – ул вакытта шәһәрнең 104 кварталында чиркәү булганлыгы турында берәү дә белмәгән. Бу мәсьәләдә, җентекле тикшеренү эшләреннән соң, Алабуганың туган якны өйрәнүчесе Вера Дулуб нокта куйган. Ул картада хәерчеләр приюты каршында урнашкан булган һәм совет чорында сүтелгән Иосиф чиркәве билгеләнгәнлеген исбатлаган.

Музей-тыюлык әзерләгән планның топонимикасы рус һәм татар телләрендә башкарылган. Картаны татарчага тәрҗемә итү белән тулы бер команда шөгыльләнгән. Инкыйлабтан соң Алабугада топонимика бик нык үзгәргән, безнең көннәргә кадәр инкыйлабка кадәрге татар топонимикасы тулы күләмдә килеп җитмәгән. Шул сәбәпле тәрҗемә ителми торган рус топонимнарын, татарларның бу сүзләрне 1915 елда ничек әйтүен реконструкцияләү өчен, татар фонетикасы үзенчәлекләре белән язарга булганнар. Мәсәлән, «деревня Трехсвятская» «Трүхсүәт авылы» дип күрсәтелгән.

Православие топонимикасын керәшеннәр куллана торган терминологияне исәпкә алып тәрҗемә итәргә карар кылганнар. Бу эштә Алексеевск благочиниесе протоиерее Павел Чурашов актив ярдәм күрсәткән. Хәер, әлеге эштә соңгы сүзне профессиональ татар филологлары әйткән.

Картаның макетын мондый төр эшләрне башкаруда махсуслашкан Омски дизайнеры Юлия Ларионова «векторда» ясаган. Картаны музей-тыюлыкның фәнни хезмәткәре Ленар Мифтахов төзегән.

Читайте на 123ru.net