World News in Tatar

Татарстанлылар җәмәгать судьяларыннан хатларны «Дәүләт хезмәтләре» аша кабул итә ала

Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлгән татарстанлылар суд хәбәрләре һәм аларга беркетелгән документларны, суд актларының күчермәләрен электрон рәвештә алырга мөмкин.

ТР Юстиция министрлыгы хәбәр иткәнчә, суд корреспонденциясе якланган элемтә каналлары аша физик затлар, шәхси эшмәкәрләр, юридик затларның «Дәүләт хезмәтләре»ндәге шәхси кабинетына килә.

РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша ТР җәмәгать судьяларының суд участокларыннан документларны электрон рәвештә алу өчен шәхси кабинетта белдерүләрне көйләү бүлегенә керергә, «Дәүләт почтасын көйләү» бүлегенә басарга, «Россия почтасы» бүлекчәсенә күчәргә һәм «Электрон хатлар гына» дип билгеләргә кирәк.

Киләчәктә хатлар электрон рәвештә шәхси кабинетка җибәреләчәк, һәм бу рәсми тапшыруга тиң булачак. Шул ук вакытта почта корреспонденциясен алу сроклары кыскара, ә конфиденциальлекнең максималь дәрәҗәсе саклана.

2022 елның 1 сентябреннән гибрид почта аша 622 меңнән артык корреспонденция җибәрелгән.

Читайте на 123ru.net