World News in Tatar

Казанда узучы БРИКС илләренең Изге Коръән премиясендә 22 ил вәкиле катнаша

Казанда узучы БРИКС илләренең Изге Коръән премиясендә 22 ил вәкиле катнаша

Бүген Казанда БРИКС илләренең Изге Коръән премиясе башланып китте. Бәйгедә 22 ил вәкиле, ягъни БРИКС дәүләтләреннән, гарәп илләреннән, Африка һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлегеннән, «Тилява» номинациясендә – Изге Коръәнне матур итеп уку сәнгатендә көч сынашты.

Бәйгенең мәртәбәле кунаклары арасында – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, БРИКС илләренең Изге Коръән премиясен оештыру комитеты рәисе Рушан Әббәсов, Кыргызстан мөфтие Габделгазиз Закиров, Кытай ислам ассоциациясе рәисе Ян Фамин, шәригать фәннәре докторы, фикһ һәм усуль-фикһ, гакыйдә фәне белгече шәйх Сәйф ибн Али әл-Асри һәм башкалар.

«Бүген Коръәнне укучылар гади катнашучылар гына түгел, алар барысы да үз илләрендә җиңүчеләр. Яхшы укыйлар, алар барысы да тәҗрибәле егетләр. Бәйгедә тавышны гына түгел, таҗвид кагыйдәләрен үтәүне дә исәпкә алу мөһим. Шуңа жюри әгъзалары беренче чиратта кагыйдәләрне үтәүгә карый,ә тавыш инде икенче урында», – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Россия Федерациясен Коръән-хафиз Ясир Додарбеков тәкъдим итте. «Мин Мисырда тудым. Коръәнне 9 яшьтә ятлый башладым һәм 11 яшьтә тәмамладым. Соңыннан Саратовка күчендем һәм хәзерге вакытта Саратов шәһәрендә имам-хатыйб булып эшлим, мәдрәсәдә балалар укытам, шулай ук Шәрҗә шәһәрендәге Изге Коръән академиясендә белем алам», – дип, таныштырды ул үзе белән.

«Башта безнең сайлап алу туры булды, анда төрле төбәкләрдән укучылар катнашты. Һәм Ходай ихтыяры белән жюри әгъзалары мине сайладылар. Конкурста Россияне тәкъдим итүче бердәнбер кеше булганга, бик дулкынландырды. Конкурс җәйге сезонга туры килгәнлектән дә, салкын эчемлекләр һәм азык-төлек кулланырга теләгәндә, үземне гел чикләргә һәм тавышны сакларга туры килде», – диде Ясир Додарбеков.

Коръән укучыларны биш ил жюри әгъзасы бәяли: Россия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисыр, Бангладеш һәм Ираннан. Жюри рәисе – Шәрҗәдәге Изге Коръән академиясе башлыгы хәлиф Месбах әт-Тунәйҗи. Россияне жюри әгъзалары составында Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбәрәков тәкъдим итә.

«Без катнашучыларны ике төп критерий буенча бәялибез: уку матурлыгы һәм уку дөреслеге буенча. Катнашучыларның Коръәнне укуында, стилендә ниндидер зур аермалыклар юк, тәҗвид кагыйдәләре бөтенесе өчен дә бер, чыгышлар бары тик моң, мәкам буенча гына аерыла. Ләкин без, өч жюри әгъзасы, мәкамгә түгел, ә тәҗвид кагыйдәләренә игътибар итәбез. Мәкамне башка жюри әгъзалары бәяли», – дип аңлатты Булат Мөбәрәков.

БРИКС илләренең Изге Коръән премиясенең ябылу тантанасы 26 июль көнне РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләре советы мөфти Шәех Равил Гайнетдин катнашында «Корстон» кунакханәсендә узачак. Шулай ук иртәгә премия кысаларында «Рухи ефәк юлы: Евразия киңлегендә дини кыйммәтләрнең әһәмияте» дип аталган V Халыкара фәнни-дини конференциясе узачак.

Читайте на 123ru.net