World News in Tatar

27 июльдә Балтач районы Бөрбаш Сәрдегәне авылында Чишмә көне – «Нурзидә» бәйрәме була

27 июльдә Балтач районы Бөрбаш Сәрдегәне авылында Чишмә көне – «Нурзидә» бәйрәме була

27 июльдә 10:00 сәгатьтә Балтач районы Бөрбаш Сәрдегәне авылында бишенче тапкыр Чишмә көне – «Нурзидә» бәйрәме узачак. Чарада татар җәмәгатьчелеге, дин эшлеклеләре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, артистлар катнашуы көтелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Бәйрәм уздырыла торган чишмә урынын 2016 елда эшмәкәр Габделнур Хөсәенов ача. Ул читтә яшәсә дә, туган ягына, туган нигезенә хөрмәт күрсәтеп яши. Җиде чишмәдән бер мул сулы чишмә итеп ясата ул аны һәм әнисе хөрмәтенә «Нурзидә» дип исем куштыра. Туган ягындагы чишмәләрне кое кебек тә эшләтә. Кое янында ук намаз уку өчен эшләнгән чатыр да уңган егетнең туган авылына бүләге. Быел милли җанлы милләттәшебез Габделнур Хөсәенов тырышлыгы белән Бөрбаш Сәрдегәнендә бишенче тапкыр чишмә бәйрәме узачак, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net