World News in Tatar

Татар китабы йортында Башкортстаннан яшь музыкант Айдар Исхаковның беренче концерты була

Татар китабы йортында Башкортстаннан яшь музыкант Айдар Исхаковның беренче концерты була

26 июльдә 19:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музее филиалы — Татар китабы йортында яшь музыкант Айдар Исхаковның Казанда беренче концерты узачак. Бу хакта Татарстан Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Айдар Исхаков — альтернатив башкорт музыкасының яшь һәм инде танылырга өлгергән вәкиле. Аның иҗатына, бер яктан, үтә дә шәхси төсмерләр хас: җырларының лирик герое дөнья хакында сорауларына җаваплар эзли, гаделлек һәм хакыйкать, сафлык һәм аныклыкка омтыла. Икенче яктан, Айдар үзенең миссиясен яхшы аңлаган хәлдә иҗат итә: ул милли сәнгатьне глобаль дөньяда танытырга тели. Шуңа күрә дә ул сыйфатлы һәм заманча музыка әсәрләре яза. Шунысы кызыклы: аның иҗатында башкорт теле һәм курай тавышы джаз, блюз һәм соул белән гаҗәеп табигый рәвештә кушыла, яңа бер гармония хасил итә», - диелә хәбәрдә.

Татар китабы йортында узачак концертта Айдар Исхаковның үзе язган һәм халык җырларын эшкәртеп иҗат иткән җырлары яңгыраячак. Кунаклар беренче тапкыр аның яңа гына чыккан «Зинһар» җырын да, татар-башкорт халык музыкасы ядкярләреннән саналган «Зәлидә», «Каз канаты» һәм «Буранбай» җырларын да ишетә алачак.

  • Айдар Исхаков Учалыда туган, Уфаның Рәми Гарипов исемендәге республика гимназия-интернатын тәмамлаган. Хәзер ул Заһир Исмәгыйлев исемендәге сәнгать институтында белем ала. Айдар Исхаков – өч альбом һәм берничә сингл авторы. Шулай ук ул Youtube платформасында китап күзәтүләре ясаучы блогер һәм оста биюче буларак та танылган.

Читайте на 123ru.net