World News in Tatar

Васил Шәйхразыев Омск өлкәсе Тара шәһәрендә татар мәдәни үзәге активы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Омск өлкәсе Тара шәһәрендә татар мәдәни үзәге активы белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенә эш сәфәре барышында Тара шәһәрендәге Татар мәдәни үзәге активы белән очрашты. Биредә Татарстан кунакларын җырлар һәм биюләр белән каршы алдылар, экскурсия уздырдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар мәдәнияте үзәге 2004 елда оештырыла һәм үзәктә беренче эш көннәреннән үк «Нур» вокаль ансамбле үзенең иҗади тормышын башлый. Быел ансамбль үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә. Васил Шәйхразыев ансамбль әгъзаларына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды һәм иҗади уңышлар теләде», – диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net