World News in Tatar

Май кырауларыннан зыян күргән аграрийлар өчен өстәмә ярдәм чаралары уйлап табачаклар

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Министрлар Кабинетына май аенда кыраулардан зыян күргән аграрийларга ярдәм итүнең өстәмә чараларын уйлап табарга кушты. 2024 елның 4 июнендә Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында чыкты.

«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә 2024 елның маенда кыраулар төшү нәтиҗәсендә продукцияләре зыян күргән авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында тәкъдимнәр китерергә», – диелгән документта.

Тәкъдимнәр 15 августка кадәр тапшырылырга тиеш.

Элегрәк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, май кыраулары китергән зыян 113 миллион сум тәшкил иткән.

Читайте на 123ru.net