World News in Tatar

Мәдәни инициативалар Президент фондының беренче грант конкурсына гариза кабул итү башлана

2024 елның 25 июленнән 10 сентябренә кадәр Мәдәни инициативалар Президент фондының 2025 елгы беренче грант конкурсына гаризалар кабул итү кампаниясе узачак. Бу хакта «Таткультресурсцентр» порталы хәбәр итә.

Конкурска мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендә гомумроссия мәдәни тәңгәллеген саклау, популярлаштыру һәм ярдәм итү, Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен ныгыту, патриотлык, илгә тугрылык һәм махсус хәрби операциянең максатларына ирешү өчен чыгыш ясаучы коллективлар һәм мәдәният эшлеклеләренә ярдәм итү, мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендәге проектларга (шул исәптән Россия Федерациясенең яңа субъектларында һәм азат ителә торган территорияләрдә) ярдәм итү максатыннан булдырыла торган проектлар тәкъдим ителә ала.

Бүгенге көнгә Фонд унике грант конкурсына йомгак ясады. Россиянең барлык төбәкләреннән 8 меңнән артык иҗади инициатива 31 миллиард сумнан артык гомуми суммага хуплау тапты. 2021-2025 елларда күрсәтелгән мондый ярдәмнең гомуми күләме 42,5 миллиард сумны тәшкил итә.

Төп конкурсларга проектлар тугыз тематик юнәлеш буенча кабул ителә: «Иҗатчылар милләте», «Бөек рус сүзе», «Мин горурланам», «Көч урыны», «Мәдәни код», «Яшь лидерлар», «Ил тарихы: җиңүләр тарихы. Заманалар», «Күпмилләтле халык», «Без бергә». 2025 елның беренче конкурсына гаризаны коммерцияле булмаган оешмалар (дәүләт учреждениеләре, дәүләт корпорацияләре, дәүләт компанияләре һәм сәяси партияләрдән кала); коммерцияле оешмалар; шәхси эшмәкәрләр бирә ала.

Фонд тарафыннан хупланган проектлар Россия Федерациясенең һәр субъектында гамәлгә ашырыла, төбәкләр һәм тулаем илнең икътисадына өлеш кертә.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны сылтамага басып белергә мөмкин.

Читайте на 123ru.net