World News in Tatar

Татарстанда балалары булган хәрбиләрнең гаиләләре өчен ярдәм чаралары турында искәрттеләр

Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фондының Мөслим районындагы бүлегенең клиентлар хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева махсус хәрби операция катнашучылары өчен ярдәм чаралары турында искәртте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

«Хәрби хәрәкәтләр ветераны» таныклыгы булган хәрби хезмәткәрләргә ай саен 4,1 мең сумнан артык акчалата түләү билгеләнә. Түләүне алу өчен килергә кирәк түгел, ул Саклану министрлыгыннан социаль фондка килгән мәгълүматлар нигезендә билгеләнә.

Россия социаль фондыннан махсус операция катнашучыларына – мобилизацияләнгәннәр, үз теләге белән алгы сызыкка китүчеләр һәм контрактчыларга башка түләүләр дә билгеләнә.

«Фонд махсус хәрби операция катнашучыларының гаиләләренә ярдәм күрсәтә. Шундый ярдәм чараларының берсе – мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр бирелә торган пособие. Түләүне алу хокукына хәзерге вакытта мобилизация буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең Россия Федерациясендә яшәүче һәм йөклелек срогы 180 көннән дә ким булмаган хатыны ия. Пособиене алу өчен хәрбинең мобилизация буенча хәрби хезмәте тәмамланганнан соң 6 айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк», – диде Фәридә Ганиева.

Пособие хәрби хезмәткәрнең хатынының яшәү урыны буенча билгеләнә. 2024 елда мобилизацияләнгән хәрбиләрнең йөкле хатыннарына бер тапкыр бирелә торган пособиенең күләме 39 мең сумга якын.

Мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрнең 3 яшькә кадәрге бала тәрбияләнүче гаиләләренә дә айлык пособие түләнә. Түләүне баланың анасы, аның опекуны яки башка туганы (баланың анасы нинди дә булса сәбәпләр аркасында баланы тәрбияли алмаган очракта) алырга мөмкин. Пособие баланың даими яшәү урыны буенча билгеләнә. 2024 елда мобилизацияләнгәннәрнең балаларына айлык пособие күләме һәр балага 16,7 мең сумга тиң.

Моннан тыш, гаиләләр бала табу һәм тәрбияләү белән бәйле рәвештә ай саен бердәм пособие алырга мөмкин. Айлык пособие билгеләүне сорап мөрәҗәгать итү хокукына бала тууын көтүче һәм 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр ия.

  • Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен килешү шартлары тагын да уңайлы. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр алырга була, хәрбиләргә ай саен 210 меңнән башлап акча түләнә. Арттырылган түләүләрне 2024 елның июнь-июль айларында алырга була. РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә мөмкин.

Читайте на 123ru.net