World News in Tatar

Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылында тарих барладылар

Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылында тарих барладылар

22 июль көнне Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылында 120 еллык тарихы булган Әхмәтсафа мәчетендә «Гаилә тоткасы - дин» дип аталган чара уздырылды. Бу хакта «Авыл офыклары» газетасы яза.

Әлеге чара мәгънәви әһәмияткә ия иде. Тарихыбызны барлау белән беррәттән, Күгәрченнең үрнәк гаиләләрен искә алу, аларга бүләкләр тапшыру кебек күңелле, күркәм мизгелләр белән үтте ул.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Миннәхмәт кызы Хашимова, Балык Бистәсе районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Камил кызы Вафина, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Касыйм кызы Җиһаншина, Татарстан Республикасы Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, районыбыз мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче, әлеге мәчет бинасын рәсмиләштереп, төзекләндерү эшләрен җитәкләүче авылдашыбыз Мәрьямбикә Фәйзрахман кызы Рыжова катнаштылар һәм чыгыш ясадылар, диелә хәбәрдә

Читайте на 123ru.net