World News in Tatar

Татарстан Хөкүмәте татар халкының милли үзенчәлеген саклау программасын озайтты

Татарстанда «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» программасы тагын бер елга озайтылды. Республика Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәтенең шул хактагы карарын имзалады.

Әгәр элегрәк аны гамәлгә ашыруның икенче этабы 2024 елдан 2026 елга кадәр дәвам итәчәк дип фаразланса, хәзер ул 2027 елда да эшләячәк.

Моннан тыш, программаны финанслау күләме 110,1 миллион сумга арттырылган, хәзер ул 373,6 миллион сум тәшкил итә. 2024 һәм 2027 елларда чараларны гамәлгә ашыруга – 99,3әр миллион, 2025 һәм 2026 елларда 88,5әр миллион сум акча каралган.

Программаның күрсәткечләре арасында төбәкләрнең программада каралган чараларга җәлеп ителүе, матди һәм матди булмаган мирас объектларының өйрәнелүе, эшкәртелгән һәм музейларга тапшырылган археология артефактлары саны, татар телен укыту буенча кулланмалар әзерләү, Татарстаннан читтә урнашкан татарлар күпләп яши торган торак пунктларны өйрәнү һ.б. бар.

Читайте на 123ru.net