World News in Tatar

Татарстанда балалар һәм яшьләр театрларын үстерү өчен грант бәйгесе узачак

Татарстанда 2024 елның икенче яртысында балалар һәм яшьләр театр коллективларын үстерүгә юнәлдерелгән грант бәйгесе узачак. ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин 2024 елның беренче яртыеллыгында ведомствоның халык катнашында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында шулай дип белдерде.

«Халык катнашында формалаштырылган бурычны гамәлгә ашыру максатыннан 2024 елның икенче яртыеллыгында Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан, ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның татар зыялылары белән очрашуы нәтиҗәләре буенча биргән күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, балалар һәм яшьләр театр коллективлары иҗат проектларын үстерү өчен ТР Хөкүмәте грантларына бәйге үткәрү ниятләнә», - дип ачыклык кертте ул.

Балалар һәм яшьләр театр студияләренә аларның эшчәнлеген популярлаштыру өчен (шул исәптән гаммәви мәгълүмат чараларында һәм интернет челтәрендә студияләр турында мәгълүмат бирү ярдәмендә дә) мәгълүмати, методик һәм финанс ярдәме күрсәтү агымдагы елга ТР Мәдәният министрлыгының төп максатларыннан берсе булды, дип искәртте Натфуллин.

Читайте на 123ru.net