Казанда 10 яшьлек малай квадроциклда әйләнеп һәлак булган
Фаҗига бүген кич Дубровка бистәсендә булган.
Әтисе сөйләвенчә, бала квадроциклда йөргән һәм бер мизгелдә алар әйләнеп капланган. Малай табиблар килгәнче үлгән.
Якынча мәгълүматлар буенча, баш сөяге-мие ябык җәрәхәте диагнозы куелган.