World News in Tatar

Татарстан һәм Бохара өлкәсе Сәүдә-сәнәгать палаталары хезмәттәшлек турында килеште

Татарстан белән Үзбәкстанның Бохара өлкәсе Сәүдә-сәнәгать палаталары, шулай ук Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты белән Бохара өлкәсенең туризм идарәсе хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде.

Документлар Казан Кремлендә ике төбәкнең җитәкчеләре: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Бохара өлкәсе хокимы Ботир Зарипов катнашында имзаланды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Үзбәкстанның Бохара өлкәсе делегациясе Татарстанга икътисади һәм сәнәгать потенциалы белән танышу өчен җавап сәфәре белән килде. Элегрәк, апрель аенда, Рөстәм Миңнеханов Бохарада булып кайткан иде.

«Без Россия белән Үзбәкстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрҗкысаларында сезнең ил белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез. Бу безнең дәүләтләрнең Президентлары [Владимир Путин һәм Шәүкәт Мирзиеёвның] аерым казанышы», - дип ассызыклады ТР Рәисе.

Узган елның йомгаклары буенча Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше 370 миллион америка долларын тәшкил иткән, 27 процент үсеш күрсәткән. Монда Бохара өлкәсенең дә өлеше бар.

Хоким, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановны сәламләп, җылы кабул итүе һәм Татарстанның алдынгы практикалары белән танышу өчен шартлар тудырганы өчен рәхмәт белдерде.

Бохара өлкәсе делегациясе сәфәр кысаларында Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы, ИТ-парк, «Химград», Иннополис һәм Агросәнәгать паркында булачак.

Читайте на 123ru.net