World News in Tatar

Минтимер Шәймиев Зөядә рус мәдәнияте фестивален ачты

Бүген Зөя утрау-шәһәрчегендә «Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама!» фестивален тантаналы ачу булды. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Фестиваль 18 августка кадәр дәвам итәчәк һәм Зөядән кала тагын бер мәйданчыкта – Болгарда узачак. Бәйрәм кунакларын рус мәдәнияте һәм аның рухи өлкә, фольклор музыка, рәсем сәнгате, архитектура һәм һөнәрләрдә чагылышы белән таныштырачаклар. Рус мәдәниятенең барлык бу яклары XVI гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр тарихи перспективада күрсәтеләчәк.

26-28 июльдә Зөя гыйбадәтханәләрендә рухи җырлар яңгыраячак – Россиянең төрле почмакларыннан 12 хор чыгыш ясаячак. Күрше илләрдән кунаклар – Эстониядән «Рим канторлары» ансамбле, шулай ук Белградтан «Моисей Петрович» Сербия Византия хоры булачак.

«Һава торышы начар булуга карамастан күзгә-күз очрашырга, күрешергә җыелганыгыз өчен рәхмәт! Минем өчен бу бик кадерле. Күптән күрешәсе иде. Яхшы көн сайладык, чөнки яңгыр игеннәр өчен кирәк», - диде Шәймиев.

Республиканың баш Дәүләт киңәшчесе Югары Ослан районы халкына башкарган эше өчен рәхмәт белдерде.

«Искәртеп үтәсем килә, узган елда Зөя музейларына 1,74 миллион кеше килгән. Бу аз түгел. Туризм яхшы керемнәр китерә. Бу юнәлештә эшләргә кирәк. Республика бу яктан яхшы гына эшли», - дип билгеләде ул.

Минтимер Шәймиев туган һәм яшәгән урыныңны ярату ничек мөһим булуын ассызыклады. «Иң мөһиме, тынычлык булсын, хәзер безнең барыбызны да шул борчый. Безнең халык күпне күрде, нинди генә кыенлыклар белән очрашмадык. Әмма безнең халык көчле, шулай булгач, барысы аша да узып чыгачакбыз», - дип йомгаклады ул.

Чара 16 августтан 18 августка кадәр Болгарда дәвам итәчәк. Биредә ачык һавада заманча яктылык ярдәмендә 3D-визуализация эффекты белән «Кара пулат» операсын күрсәтәчәкләр – тамашачылар XIV гасыр һәйкәле диварларында тамаша караячак. Шулай ук кунакларны Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры концерт программасы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Владислав Маленко чыгышы көтә. Биредә шулай ук чит ил кунаклары чыгыш ясаячак – программада Себердән «Otyken» этник төркеме чыгышы игълан ителгән.

Читайте на 123ru.net