World News in Tatar

Нәбиуллина: Ташламалы ипотеканы бетерү инфляция басымын киметәчәк

Адрессыз ташламалы ипотеканы бетерүнең төп нәтиҗәсе булып инфляция басымының кимүе торачак. Бу хакта Мәскәүдә узган матбугат конференциясендә «Татар-информ» хәбәрчесе соравына җавап биреп, Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина белдерде.

«Торак бәясе турыдан-туры <...> куллану бәяләре индексына кермәсә дә, теләсә нинди төрдәге кредитларны, теләсә нинди төрдәге ипотека кредитларын (базар, ташламалы) бирүнең югары темплары <...> акча массасы арту, эчке ихтыяҗ артуга китерә», - дип билгеләп үтте Үзәк банк җитәкчесе.

«Әгәр үсә торган ихтыяҗга карата тәкъдим үсеше туры килми икән, бу бәяләрнең гомуми артуына китерә», — дип аңлатты Нәбиуллина, бәяләр үсеше инфляция темплары үсешен узып киткән торак базарындагы вазгыятьне мисал итеп китереп.

«Безнең фикеребезчә, гражданнар, нигездә, акчаларын саклауга юнәлдерәчәк, бигрәк тә депозитлар буенча югары ставкаларны исәпкә алганда. Кемдер, әлбәттә, куллануга да юнәлтәчәк, әмма, безнең карашка, зур өлеш саклауга китәчәк, бигрәк тә базар ставкалары артуын исәпкә алганда», — дип өстәде Үзәк Банк башлыгы.

«Безнең фаразда ипотеканың 7-12 процент темп белән үсәчәген искәртәм. Сүз ипотека портфеленең кимүе турында бармый. Сүз бары тик әлеге ипотека портфеленең базарда артык кызу тудырмыйча, уртача, баланслы темплар белән үсәчәге турында бара», - дип ачыклык кертте Эльвира Нәбиуллина.

Читайте на 123ru.net