World News in Tatar

Омск өлкәсе Губернаторы Васил Шәйхразыевны «Халыклар дуслыгы» медале белән бүләкләде

Омск өлкәсе Губернаторы Васил Шәйхразыевны «Халыклар дуслыгы» медале белән бүләкләде

Бүген, 27 июльдә, II Халыкара Иртыш Сабантуен ачу тантанасында Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевны «Халыклар дуслыгы» медале белән бүләкләде. Бу хакта Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәбәр ителгәнчә, Васил Шәйхразыев һәм Виталий Хоценко милли бәйрәмне ачу тантанасы алдыннан Сабантуй кысаларында оештырылган күргәзмәләр белән танышты һәм Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Татар ишегалдында булды.

Татар ишегалды кунакларны татарларның көнкүреше белән таныштыра. Биредә татар йорты, музей-йорт, беседкалар, мәчет, кое һ.б. урнашкан. Шулай ук ишегалдында мастер-класслар, татар милли ризыкларыннан һәм эчемлекләреннән дегустация уза.

Читайте на 123ru.net