World News in Tatar

Миңнеханов урып-җыю эшләрен вакытында башкарырга кушты

Миңнеханов урып-җыю эшләрен вакытында башкарырга кушты

Татарстанда урып-җыю кампаниясе билгеләнгән срокларда башкарылырга тиеш. Моның өчен тиешле күләмдә квалификацияле механизаторлар, комбайннарны тәэмин итү, техника паркын һәм киптерү комплексларын шундый эш режимына көйләү мөһим, дип белдерде Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул искәрткәнчә, хәзерге вакытта 1,3 миллион гектардан артык мәйданда бөртекле культуралар, шулай ук 482 мең гектарда май бирүче культураларны җыю бара. Шулардан 500 мең гектар мәйданны көзге культуралар били.

«Соңгы көннәрдә яңгырлы һава торышы тора, аяз көннәр санаулы гына. Барлык эшләрне дә, технологияләрне үтәп, билгеләнгән срокларда башкару мөһим», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук киңәшмәдә терлек өчен азык әзерләү мәсьәләсен дә күтәрде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм район башлыкларына мәсьәләне контрольдә тоту һәм кирәксә урып-җыю эшләрен оператив тәмамлау өчен ресурслар җәлеп итү йөкләнде.

«Җәмәгать секторы һәм шәхси хуҗалыкларда терлек башы санын тәэмин итү өчен еллык азык запасын кимендә бер ярым күләмдә әзерләргә кирәк. Бу шартлы 1 баш терлеккә 40 центнер азык берәмлеге туры килә дигән сүз. Бездә әлегә 16,3 центнер азык берәмлеге», - дип игътибар итте ТР Рәисе.

Видеоконференцэлемтә режимында шимбә киңәшмәсендә Татарстанның барлык районнары, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Читайте на 123ru.net