World News in Tatar

Татарстан мәктәпләрендә педагогик сыйныфлар саны бер ел эчендә 44 процентка арткан

Татарстанда психологик-педагогик сыйныфлар саны узган уку елы белән чагыштырганда 44 процентка арткан. Бер ел эчендә тагын шундый 140 класс ачылган. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Гүзәл Гыйниятуллина хәбәр итте.

«2023-2024 уку елында психологик-педагогик юнәлештәге 320 профильле сыйныф ачылды. Алар 221 мәктәптә эшли, биредә 6,5 мең укучы белем алды», — дип сөйләде спикер максат һәм бурычларны халык алдында формалаштыру проектын гамәлгә ашыру буенча иҗтимагый совет утырышында.

Гыйниятуллина сөйләвенчә, Россиядә агымдагы ел азагына кадәр 5 меңнән дә ким булмаган профильле сыйныфны булдыру планлаштырылган. «Бу бер төбәккә 56 класс тирәсе. Бездә шактый арту күзәтелә <...>», - дип ассызыклады ул.

Профильле сыйныфларда укучылар педагогика, психология һәм әйдаманлык осталыгы нигезләрен үзләштерә, педагогик ситуацияләрне анализлый, укучылар белән аралашу методларына өйрәнә. «Иң мөһиме — мәктәп эскәмиясеннән үк һөнәргә чуму», - дип билгеләде спикер.

Читайте на 123ru.net