World News in Tatar

Татарстанда сосискалар, кәбестә һәм помидорлар кыйммәтләнде

Татарстанда 15-22 июль аралыгында сосиска, бәрәңге, кәбестә һәм помидор кыйммәтләнгән. Шул ук вакытта пешерелгән колбаса, чөгендер һәм кыяр арзанайган. Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле булды.

Моңарчы бер атна элек арзанайган сарделька һәм сосискалар 1,34 процентка кыйммәтләнгән, аларның бәясе бер килограммы өчен 404,09 сумнан 409,28 сумга кадәр арткан. Яңа өзелгән помидор бәясе 1,64 процентка — бер килограммы өчен 159,63 сумнан 162,09 сумга кадәр арткан. Карабодай ярмасы (эре ярма) 1,53 процентка, бер килограммы өчен 51,85 сумнан 52,68 сумга кадәр кыйммәтләнгән.

Бәрәңге исә 1,50 процентка, бер килограммы өчен 51,10 сумнан 51,85 сумга кадәр кыйммәтләнә төшкән. Борщ җыелмасына керүче яшелчәләрдән шулай ук яңа өзелгән ак күчәнле кәбестәнең бәясе арткан — 6,84 процентка, бер килограммы өчен 42,93 сумнан 45,86 сумга кадәр.

Шул ук вакытта башлы суган, аш чөгендере һәм кишер 1,80 процент (бер килограммы өчен 45,02 сумнан 44,11 сумга кадәр), 6,47 процент (бер килограммы өчен 64,97 сумнан 60,70 сумга кадәр) һәм 2,10 процентка (килограммы өчен 60,13 сумнан 58,88 сумга кадәр) арзанайган.

Тавык бәясе (килограммы өчен 200,61 сумнан 198,54 сумга кадәр — 1,04 процентка) кимегән, элек кыйммәтләнгән пешерелгән колбаса (килограммы өчен 446,95 сумнан 438,89 сумга кадәр — 1,86 процентка) һәм тавык йомыркасы (бер дистәсе өчен 104,33 сумнан 101,45 сумга кадәр — 2,75 процентка) арзанайган.

Моннан тыш, яңа өзелгән кыяр 2,71 процентка арзаная төшкән (бер килограммы өчен 108,59 сумнан 105,65 сумга кадәр). Шулай ук алма (бер килограммы өчен 139,78 сумнан 138,41 сумга кадәр — 1,07 процентка) һәм банан (бер килограммы өчен 150,98 сумнан 149,42 сумга кадәр — 1,03 процентка) бәясе төшүе күзәтелде.

Моңарчы «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, июньдә Татарстанда инфляция акрынайды, шулай да бераз үсеш күрсәтте: май аенда елына 8,43 проценттан 8,46 процентка кадәр.

Читайте на 123ru.net