World News in Tatar

Илнар Хафизов Татарстанның Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры итеп билгеләнде

Илнар Хафизов Татарстанның Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры итеп билгеләнде

Илнар Хафизов Татарстанның Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры итеп билгеләнде. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган шимбә киңәшмәсендә билгеле булды.

«Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры боерыгы белән Хафизов Илнар Фәнил улы «Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе директоры итеп билгеләнде», — дигән игълан яңгырады киңәшмә башында.

Чарада видеоконференцэлемтә режимында Татарстанның барлык районнары, Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Искәртик, моңарчы ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсен Нияз Ситдыйков җитәкләде. Хәзерге вакытта ул Мәскәү торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе урынбасары вазифасында. Хафизов үзе исә 2020 елдан бирле «Татлизинг» генераль директоры булды.

Читайте на 123ru.net