World News in Tatar

Миңнеханов район башлыкларын балалар лагерьләре эшендә хокук бозулар өчен тәнкыйтьләде

Миңнеханов район башлыкларын балалар лагерьләре эшендә хокук бозулар өчен тәнкыйтьләде

Тикшерүләр барышында Татарстанның балалар лагерьләрендә 1233 хокук бозу очрагы ачыкланган. Шуларның биштән бер өлеше диярлек — 19 проценты — балаларның сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина белдерде. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аның сүзләренә караганда, 17 районның 22 җәйге һәм сәламәтләндерү лагерендә хезмәткәрләрне, шул исәптән азык-төлек блогы хезмәткәрләрен эшкә алу кагыйдәләре бозылган. Алар медицина тикшерүе узмаган, прививкалар ясату турында белешмәләр китермәгән һәм аларга гигиена буенча өйрәтүләр узмаган килеш эшләргә рөхсәт иткәннәр. Тагын 14 оешмада балаларны гельминтларга тикшермәгәннәр, прививкалар ясату турында мәгълүмат, йогышлы чирләр белән авыручылар белән элемтәдә булмаганлык турында белешмәләр китерүне таләп итмәгәннәр.

Иң күп кагыйдә бозулар – 38 процент – туклануны оештыру өлкәсендә. Бу Лаеш, Түбән Кама, Чирмешән һәм Нурлат районнары һәм Казан лагерьләрендә теркәлгән инвентарь һәм савыт-сабаны эшкәртү кагыйдәләре дә. Шулай ук оешмалар һәм туклану операторлары азык-төлек блогы хезмәкткәрләренә шәхси гигиена өчен шартлар булдыру таләпләрен үтәмәгән.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, балаларның лагерьләрдәге ялын сыйфатлы итеп оештыру, аларның иминлеге — иң мөһим бурыч. Бу өлкәдә хокук бозуларга юл кую – мәктәп укучыларының сәламәтлеге һәм гомерен санга сукмау.

«Болар барысы да элементар кагыйдәләр: медицина тикшерүе дә, балаларны тикшерү дә, азык-төлек продуктларының сыйфаты да. Бу бит безнең балалар! Сезнең территорияләрдә, сезнең район һәм шәһәрләрегездә», — дип мөрәҗәгать итте ул район башлыкларына.

ТР җитәкчесе барлык хокук бозуларны хәл итәргә кушты һәм Роспотребнадзорның республика буенча идарәсен тикшерү чараларын дәвам итәргә чакырды. Җитешсезлекләр өчен гаеплеләр, кирәк булган очракта, җәза алырга тиеш.

«Әлеге системалы проблемаларның ни сәбәпле бер үк лагерьләрдә барлыкка килүен аңларга кирәк», — дип йомгаклады Татарстан Рәисе.

Читайте на 123ru.net