World News in Tatar

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: Татарстанда 333 мең тонна ашлык суктырылган

Татарстанның барлык районнары диярлек бөртекле культуралар: көзге бодай, арыш, арпа һәм борчакны суктыруга кереште. Ике районда — Чистай һәм Буада иртә өлгерә торган бәрәңгене ала башладылар. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров белдерде.

«Бүгенге көнгә 1 миллион 326 мең гектарның 100 меңе суктырылган — бу планның 7,5 процентын тәшкил итә. 333 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык — бер гектардан 33,4 центнер. Буа, Әлки, Спас, Чүпрәле һәм Зәй районнарында беренчеләрдән булып шактый зур ашлык мәйданнарын җыеп алдылар. Тәтеш, Яңа Чишмә һәм Зәй районнарының җыелган мәйданнарында уңдырышлылык югары: алар бер гектардан 45 центнердан артыгракны суктырып ала», — диде министр.

Районнарда уңай һава торышы урнашты, барлык муниципалитетларда да продуктив яңгырлар явып узды. Әмма Кама буе зонасы, Көнбатыш Кама аръягы өлешләрендә элеккечә дымлылык җитми. Явып узган яңгырлар бөртекле сабан культуралары тулсын, күпьеллык үләннәрнең икенче һәм өченче чабымнары формалашсын, шикәр чөгендере, бәрәңге, кукуруз, көнбагыш үссен өчен һәм көзге культураларны чәчү өчен файдалы, дип билгеләп үтте министр.

«Бүген төп бурыч — бөртекле культураларны җыеп алу эшен максималь дәрәҗәдә оештыру, ашлык җыю комплексының бөтен потенциалын эшкә җигү», — дип өстәде Җәббаров.

Читайте на 123ru.net