World News in Tatar

Татарстанда ике атна эчендә тагын 27 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылды

2024 елда Татарстанда 750 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясала. 110 объект файдалануга тапшырылган, шуларның 13 муниципалитетта урнашкан 27се — узган ике атнада. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә сөйләде.

Видеоконференцэлемтә режимында узган шимбә киңәшмәсендә Татарстанның барлык районнары, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Министр мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта 39 муниципаль берәмлектә 635 йорт яңартыла. Объектларда төзелеш-монтажлау эшләре 70 процент, сезонлы эшләр 66 процентка башкарылган.

Ул шулай ук киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларында капиталь ремонт үткәрү программасының үтәлеше турында хәбәр итте. Мисал өчен, төбәктә җиде республика һәм федераль программа кысаларында планлаштырылган мәгариф учреждениеләре 79 процентка яңартылган. Татарстан Рәисе ассызыклаганча, мондый биналарны ремонтлау һәм файдалануга тапшыру эшләре вакытында һәм сыйфатлы итеп төгәлләнергә тиеш.

Мәдәният өлкәсендә 2024 елда 24 бинаны ремонтлау планлаштырыла. Аларны илкүләм проект һәм ике республика программасы буенча яңарталар.

Россиядә илкүләм проектлар Президент Владимир Путин кушуы буенча 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла.

Читайте на 123ru.net