World News in Tatar

Татарстан экспертлары электрон сайлау системасы турында: Бу безнең киләчәк

Татарстан экспертлары Россия сайлау системасының электрон форматка күчүе турындагы яңалыкка карашын белдерде. Барлык комментарийләр «Эксперт клубы» сайтында чыкты.

Искәртик, элегрәк Мәскәү шәһәр Думасына сайлаулар вакытында сайлаучылар электрон рәвештә – онлайн яки сайлау участогындагы терминаллар аша тавыш бирә алачагы билгеле булды. Элеккечә кәгазь бюллетеньнәр ярдәмендә тавыш бирү дистанцион электрон һәм электрон форматлардан баш тарту турында алдан хәбәр иткән очракта гына мөмкин булачак. Шул ук вакытта онлайн тавыш бирү өчен теркәлергә кирәкми.

Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов, әлеге яңалыкка карата фикерен белдереп, хәзерге вакытта сайлау системасын камилләштерү (шул исәптән электрон тавыш бирү практикасын киңәйтү), аның үтә күренмәлелеген тәэмин итү, теләгән һәркем үз хокукын тормышка ашыра алырлык шартлар тудыру контекстында алып барыла торган бөтен эш Россиядә сайлау процессының заманчалашуын исбатлый, дип билгеләп үтте.

Беренче проректор, Казан инновация университетының фәнни эшләр буенча проректоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Игорь Бикеев, үз чиратында, электрон тавыш бирү практикасын киңәйтү – ул фәнни-техник прогресс нәтиҗәсе һәм ул Россия гражданнары өчен төрледән төрле яңа мөмкинлекләр ача, дип өстәде.

Читайте на 123ru.net