World News in Tatar

Яшел Үзәннән гаилә ансамбле Иртыш буе Сабан туенда балага исем кушу йоласын күрсәтте

Яшел Үзәннән гаилә ансамбле Иртыш буе Сабан туенда балага исем кушу йоласын күрсәтте

Омск шәһәрендә узган Икенче Халыкара Иртыш буе Сабан туенда Татарстанның Яшел Үзән районы Татарстанны, татар халкының милли мәдәниятен һәм традицияләрен тәкъдим итте. Зур Күлбаш авыл мәдәният йорты каршындагы «Авылым җәүһәрләре» гаилә ансамбле вәкилләре балага исем кушу йоласын күрсәтте.

«Илдә Президент Указы нигезендә Гаилә елы бара. Һәм шушы уңайдан безнең ансамбльнең биредә катнашуы — икеләтә күркәм вакыйга. Татар гаиләсендә булган гореф-гадәтләрне күрсәттек», — дип сөйләде Яшел Үзән районының Зур Күлбаш авыл мәдәният йорты мөдире Гөлчәчәк Исмәгыйлева «Татар-информ» хәбәрчесенә.

​​​Әңгәмәдәш әйтүенчә, ансамбльнең составы бер дә үзгәрми. «Безнең нәселнең дәвамчыларыннан берләшкән зур ансамблебез бар. Күлбаш мәдәният учагы каршында 17 ел буена эшчәнлеген алып баручы «Авылым җәүһәрләре» ансамблендә 26 кеше. Состав үзгәрми, бары тик яңа туган балаларыбыз гына безгә кушыла», — диде ул.

Иҗат коллективы ассызыклавынча, Сабантуй — гаиләне, милләтне, илне берләштерә торган, елга бер килгән бәйрәм.

Читайте на 123ru.net