World News in Tatar

Сабада Рэп батл очрашуы узды

Сабада Рэп батл очрашуы узды

Кичә «Саба яшьләре» проекты кысаларында Саба район китапханәсендә «Кара - каршы сөйләшү» яки Рэп батл дип исемләнгән очрашу узды. Бу хакта «Саба таңнары» газетасы яза.

15 июльдән 24 июльгә кадәр Сабада китапханә сүзләре кергән Рэп уку буенча видео бәйге игьлан ителгән иде. Яшьләрдән унбишкә якын видео язма килде.

Катнашучылар Саба китапханәсенә очрашуга чакырылып, үзләренең иҗади эшләрен махсус кунаклар Либертас төркеме солисты Ильназ Кактус һәм яшь башкаручы Миләшкә тәкъдим иттеләр, аларның киңәшләрен алдылар. Рэп осталары үзләренең җырларын башкардылар, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Чара сорау алышу, рэп җырлары белән үрелеп барды, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net