World News in Tatar

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Беларусь Республикасына килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Беларусь Республикасына килде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Беларусь Республикасына килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Биредә Бөек Ватан сугышы вакытында Брест крепостен яклауда, Республиканы һәм Брест шәһәрен азат итүдә катнашкан Татарстанлыларга истәлек тактасы кую тантанасы узачак. Шулай ук «Рәхмәтле буыннарның тере истәлеге» («Живая память благодарных поколений») истәлекле билгесен ачу, Мәңгелек утка һәм «Азат итү» һәйкәленә чәчәкләр кую планлаштырыла», – диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net