World News in Tatar

Бу атна Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар белән тәмамланачак

Бу атна Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар белән тәмамланачак

Якшәмбе көнне, 28 июльдә, Татарстанда кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә.

Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк, диелә республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә.

Көндез һава температурасы 18-23 градус җылы була.

Алдарак «Татар-информ» август аенда республикада нинди һава торышы булачагын язган иде. Җәйнең соңгы аенда температура июльнекеннән аерылып торачак.

Читайте на 123ru.net