World News in Tatar

БРИКС илләре мөфтиләре Казандагы форумнан соң рухи диалогны арттыруга өметләнә

БРИКС илләре мөфтиләре Казандагы форумнан соң рухи диалогны арттыруга өметләнә

БРИКС илләре мөфтиләре һәм дин әһелләре «Рухи Ефәк юлы» форумы утырышыннан соң әлеге оешма эшчәнлеге кысаларында рухи диалогны киңәйтүгә өметләнүләрен белдерде.

Халыкара чара Казанда 25-26 июльдә узды. Анда Россия, БДБ илләре, Көньяк Африка, Эфиопия, Берләшкән Гарәб Әмирлекләре, Иран һәм башка дәүләтләрдән мөфтиләр һәм дин әһелләре катнашты.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти Равил Гайнетдин сөйләгәнчә, БРИКС илләре мөфтиләре, имзаланган документ кысаларында, рухи-әхлакый, гаилә кыйммәтләрен саклау, Ватанга мәхәббәт, экстремизмны кабул итмәү, терроризмга каршы тору өлкәләрендә хезмәттәшлек итәчәк. Шулай ук ул, килешүне БРИКС тырышы алдыннан имзалауларын да әйтте.

«Шулай итеп, дин әһелләре илләребез башлыкларына хәер-фатыйха бирде. БРИКС илләренең дин әһелләре диалогы һичшиксез дәвам иттереләчәк», – дип яз аның сүзләрен «РИА Новости».

Бразилиянең Ислам һәм имамнар эшләре буенча югары советы башлыгы Халед Резк ас-Сайед Таки эд-Дин Россиягә беренче мәртәбә килде. Ул «Рухи Ефәк юлы» үз иле мөселманнары өчен әһәмиятле роль уйный, диде.

Эфиопиянең Ислам эше буенча югары советы, Динара диалог уенча совет һәм Голәмәләр советы рәисе, мөфти Хаджи Ибрахим Тухфа форум югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм катнашучылар составын билгеләп үтте.

Форумы ахырында БРИКС илләре мөфтиләре мәгариф, агарту, экстремизмга һәм терроризмга каршы тору өлкәсендә хезмәттәшлек турында резолюция имзалады. Бу хакта Көньяк Африка Республикасының Ислам мәгарифе оешмасы башлыгы Ахмед Юсуф Локхат әйтте. Аның сүзләренчә, мондый мантыйклы йомгаклау, бөтен дөньяда ислам диненең тынычлык идеяләрен таныту өчен әһәмиятле адым булып тора. Шулай ук ул, Россия – бөек тарихы һәм мәдәнияте, искиткеч кешеләре булган ил, диде.

  • V Халыкара фәнни-дини форумны Татарстан ярдәме белән Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Россиянең Мөфтиләр шурасы һәм Мохаммед бин Зайд исемендәге Гуманитар фәннәр университеты (ОАЭ) оештыра.

Читайте на 123ru.net