World News in Tatar

Миңнехановка «Рубин» футболчылары белән очрашуда клуб футболкасы бүләк иттеләр

Миңнехановка «Рубин» футболчылары белән очрашуда клуб футболкасы бүләк иттеләр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Казанның «Рубин» футбол клуб уенчылары һәм тренерлар штабы белән очрашуда аның фамилиясе язылган футболка һәм команда билгесе тапшырдылар. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте яза.

Очрашуда республика рәисе «Рубин» һәм Татарстан – икесе бербөтен», – диде. Ул футболчыларга Россия Премьер-лигасының яңа сезонында уңышлар теләде һәм аларның ахырга кадәр көрәшүләрен үтенде.

Кичә Россия Премьер-лигасының икенче туры матчында Казан клубы Петербургның «Зенит» командасына оттырды (0:4 исәбе белән) һәм сезондагы беренче җиңелүгә дучар булды.

Читайте на 123ru.net