World News in Tatar

Васил Шәйхразыев Брест шәһәрендә бәйрәм парадында катнашты

Васил Шәйхразыев Брест шәһәрендә бәйрәм парадында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Брест шәһәрендә «Освобождение» һәйкәленә, Брест крепостендә урнашкан Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасында һәм бәйрәм парадында катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Шулай ук тантанада Беларусь Республикасы Президенты администрациясе, Брест өлкәсе хөкүмәте, дипломат корпусы вәкилләре, чит илләрдән килгән делегацияләр, Брест шәһәренең төрле оешма әгъзалары катнашты. Чаралар Брест шәһәренең немец-фашист басып алучыларыннан азат ителүнең 80-еллыгына багышланган», – диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net