World News in Tatar

Быел «Печән базары» фестивале 24-25 августта була

Быел «Печән базары» фестивале 24-25 августта була

24-25 августтта Иске Татар бистәсендә – Кабан күле буенда һәм Шиһабетдин Мәрҗани урамында «Печән базары» татар шәһәр мәдәнияте фестивале була. Бу хакта фестивальнең Телеграм-каналында хәбәр иттеләр.

«Ачык һавада кул эшләнмәләреннән милли дизайн-маркет, аш-су, лекторий, җанлы музыка, остаханәләр, балалар мәйданчыгы, экскурсияләр, дуслар белән очрашу урыны һәм башкалар була. Фестивальдә продукцияне тәкъдим итәр өчен 9 августка кадәр теркәлү сорала. «Печән базары» фестиваленә һәркем килә ала», – диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net