World News in Tatar

Лениногорскида өч буын махсус операциядә катнашкан хәрбиләргә ярдәм итә

Татарстанның Лениногорск районында яшәүче Валентина Белекеева «Мәхәббәт һәм догалар белән» дип аталган волонтерлык хәрәкәтенең актив катнашучысы. Ул солдатлар һәм госпиталь өчен урын-җир һәм эчке киемнәр, күлмәкләр теккән, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

Махсус операция башлангач, Лениногорскида волонтерларның кечкенә төркемнәре оеша һәм алар хәрбиләргә ярдәм итә башлый. Валентина Белекеева да шундый төркемнәрнең берсенә кушыла. Озак вакыт ул шәһәрдән штабка кадәр таксида килеп йөри. Шул вакытта шәһәргә якынрак булган «Мәхәббәт һәм догалар белән» дигән төркемен турында белеп ала.

«Мәхәббәт һәм догалар белән» төркеменә Эльмира Уламасова 2023 елның 4 гыйнварында нигез сала. Хәзер монда 80нән артык активист бар, аларның иң яшенә – 20, ә иң өлкәненә 90нан артык яшь. Бүген Валентина Белекеева шунда хезмәт куя.

Файдалы һәм хуш исле чәйләрне башта 50 данәләп пакетларга, соңыннан катыргы тартмаларга тутыралар.

«Безнең сугышчан рухлы, изге күңелле һәм җаваплы волонтерлар солдатларга ярдәм итәргә омтыла! Тегә алмаган кеше кибеттән тәм-том, консервалар алып килә, бәйли белмәүчеләр госпиталь өчен дарулар һәм пеленклар сатып алырга акча бирә. Монда барысы да бер сулышта яши: хәрбиләргә булышырга һәм җиңүне якынайтырга телиләр!» – дип сөйләде Валентина.

«Мин гуманитар йөк җыюда һәм җибәрүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәм. Махсус операциядә яралануына карамастан, Бөгелмәдән Сергей Дмитриев үз автомашинасында волонтер сыйфатында Лениногорскидан алгы сызыкка кадәр гуманитар йөк ташуын дәвам итә. Җитәкчебез Эльмира Уламасовага зур һәм мәрхәмәтле йөрәге өчен зур рәхмәт. Барлык волонтерларга эшкә бирелгәнлеге өчен, ә безнең сугышчыларга Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткәне өчен баш иябез. Алга таба да эшлибез», – дип йомгаклады Валентина Белекеева.

  • Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.
  • Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

Читайте на 123ru.net