Татарстан синоптиклары яшен, көчле җил һәм томан турында кисәтә
![Татарстан синоптиклары яшен, көчле җил һәм томан турында кисәтә](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/7/28/dcf14c6fde1ff1213f78ba40c113ac59.jpg)
Иртәгә, 29 июльдә, Татарстанда һава торышы кабат бозыла. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Көндез яшен булырга һәм көньяк-көнбатыштан секундына 15-28 метр тизлектәге көчле җил исәргә мөмкин.