World News in Tatar

Чаллы мэры Севастопольдә махсус техника һәм җиһазлар тапшырды

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Карда диңгез морякларына махсус техника һәм җиһазлар тапшырды. Бүген ул эшлекле сәфәр белән герой-шәһәр Севастопольгә килде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

«Яр Чаллы» корабле командиры белән очраштым, Кара диңгез флотының безнең шефлыктагы хәрби частендә ант бирүдә катнаштым. Кара диңгез морякларына махсус техника һәм җиһазлар тапшырдым», – дип сөйләгән ул социаль челтәрдәге аккаунтында.

Наил Мәһдиев Россия Хәрби Диңгез флотның Кара диңгез флоты командующие Сергей Пинчук белән дә очрашкан. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле – Татарстан Премьер-министры урынбасары Равил Әхмәтшин белән һәлак булган хәрбиләр мемориалына чәчәкләр салды.

«Без алга таба да Кара диңгез флоты белән шефлык элемтәләрен саклаячакбыз», – диде Наил Мәһдиев.

  • Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.
  • Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

Читайте на 123ru.net